Зәй офыклары

Автоклублылар игенчеләр каршында чыгыш ясый

Районыбыз кырларында игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке көрәш бара.

Һава торышының матур торган һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша игенчеләребез. Ә район мәдәният хезмәткәрләреннән торган автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җыр-биюләре белән аларның эшләренә дәрт-дәрман өсти. 21 августта  алар "Үрнәк" хуҗалыгы хезмәтчәннәре  алдында чыгыш ясадылар.
Мәдәният хезмәткәрләре килгәч, басу тагын да җанлана төште. Комбайнчылар, икмәкне ындыр табагына ташучы  шоферлар - барысы да тамак ялгарга  тукталып, концерт карарга җыелды. Басу киңлекләре буйлап моң таралды. Валерия Трофимова, Роза Кузьмина, Николай Бухаров, Ольга Трофимова башкарган җырларны тыңлый-тыңлый тамак ялгап алганнан соң, комбайнчылар янә эшкә кереште.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: