Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“Автомногоборье 2021" конкурсының район этабы җиңүчеләре билгеле

Быелгы бәйге Дәүләт автоинспекциясенең 85-еллыгына багышланган иде.

Бүген - 9 апрельдә ДОСААФ базасында Дәүләт автоинспекциясенең 85-еллыгына багышланган " Автомногоборье 2021" конкурсының район этабы финалы булды.

Финалда 11 конкурсант автомобиль йөртү осталыгында ярышты. Нәтиҗәләр билгеле. Беренче урында – Филипп Мөхтәров, икенче урында – Артем Рябов, өченче урында - Ефим Ершов.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар өчен 15 апрельдә Әлмәт шәһәрендә узачак конкурсның зона этабында җан атачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев