Зәй офыклары

“Автосессия” бәйгесендә зәйлеләр дә үзләрен сынады

Ел саен яңа уку елы башлангач, республиканың урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә белем алучы һәм машина иярләүчеләр арасында “Автосессия” конкурсы үтә. Аның беренче этабы шәһәр-районнарда узып, машина йөртүдә иң оста дип табылучылар 20 сентябрьдә Казанда үткән бәйгедә үзләрен сынады.

Бәйгенең финалында Татарстанның 22 шәһәре һәм районыннан 75  кеше катнашты. Анда Зәй данын район турында җиңү яулаган политехник колледж студентлары Роман Хафизов, Дмитрий Руди, Руслан Минеев яклады.  Студентлар  юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар, махсус мәйданчыкта автомобильне фигуралы йөртү күнекмәләрен  күрсәттеләр. Моннан тыш, алар тематик иҗади конкурста җырлар, шигырләр, биюләр ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген ачып салдылар.

Командалар арасындагы ярышта безнекеләр 7нче урынны яулады. Ә шәхси беренчелектә Зәй студентлары Роман Хафизов – 9нчы, Дмитрий Руди 11нче урында.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннарны алучыларга кубок, дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: