Зәй офыклары

Авылларда кабул итә

Район башлыгы Татьяна Воропаева авыл җирлекләрендә халыкны кабул итүен дәвам итә. Кичә ул Ал. Бистәсе, Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Сармашбашта яшәүчеләр белән очрашты. Кешеләр күбесенчә төрле шөгыльләр белән мавыгучыларга ярдәм итү, яшьләрне авылда калдыруга кызыксындыру чаралары турындагы сораулар белән килә. Ал. Бистәсе авыл җирлегендә бүген 660лап кеше яши. Яшьләр дә шактый....

Район башлыгы Татьяна Воропаева авыл җирлекләрендә халыкны кабул итүен дәвам итә. Кичә ул Ал. Бистәсе, Сарсаз-Баграж, Югары Мәлем, Сармашбашта яшәүчеләр белән очрашты. Кешеләр күбесенчә төрле шөгыльләр белән мавыгучыларга ярдәм итү, яшьләрне авылда калдыруга кызыксындыру чаралары турындагы сораулар белән килә. Ал. Бистәсе авыл җирлегендә бүген 660лап кеше яши. Яшьләр дә шактый. Алар мәктәп спорт залында кичен шөгыльләнү өчен тренер сорый. Район башлыгы бу мәсьәләне яшьләр идарәсе аша хәл итү мөмкинлеген әйтте. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасының тәрәзәләрен яңарту мәсьәләсе дә күтәрелде. Татьяна Воропаева тиз арада тиешле документлар әзерләргә кушты. Очрашуда яңгыраган һәр сорау контрольгә алынып, аларны чишү юллары уйланылачагы белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: