Зәй офыклары

Авыл гаиләләре сәхнәдә ярыша

Районыбызның авыл мәдәният учреждениеләрендә "Җырлы-моңлы гаилә" фестиваль-конкурсы дәвам итә.

Анда чыгыш ясаучылар иҗаты 4 номинациядә бәяләнә. Алар – “Иҗат”, “Минем яраткан гаиләм”, “Гаилә реликвиясе” һәм “Гаиләнең яраткан ризыгы” номинацияләре.
Талантлы гаиләләрне ачыклау  2 апрельдә Аксар мәдәният йортында старт алган иде. Аннан соң ул  Кадер, Сәвәләй, Түбән Биш, Бигеш, Югары Мәлем мәдәният йортларында дәвам итте. Аларда барлыгы 21 гаилә катнашты.Конкурс кысаларында чыгышлар әле дәвам итә.
Фестиваль-конкурска нәтиҗә ясау (йомгаклау концерты), җиңүчеләрне бүләкләү якын көннәрдә Мирный бистәсе мәдәният йортында оештырылачак.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: