Зәй офыклары

Авыл җирлекләре башлыклары Югары Пәнәчедә киңәште

Киңәшмә эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Район авыл җирлекләре башлыкларының күчмә семинар-киңәшмәсе ай саен диярлек узып тора. Аның чираттагы Югары Пәнәче җирлегендә оештырылды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.
Семинарда катнашучылар эшне җирлекнең Урта Пәнәче авылыннан башлады. Биредә алар башта Шакиров фермер хуҗалыгының кошчылык фермасында булдылар. Билгеле сәбәпләр аркасында ферманың эченә узу мөмкин булмады, чөнки кош-кортка авыру йоктыру куркынычы зур.
Аннан соң җирлек башлыклары районда атчылык белән чынлап торып шөгыльләнүче Мәрдамшин фермер хуҗалыгында булып, атлар белән йөри торган биләмәне, Югары Пәнәчедә үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышында катнашып, башларын салган авылдашлар истәлегенә куелгән яңа һәйкәлне карадылар.
Киңәшмәнең пленар өлеше Югары Пәнәче мәдәният йортында үтте. Анда җирле үзидарә эшчәнлеге белән бәйле көн кадагындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: