Зәй офыклары

Авыл җирлекләре арасында волейбол буенча финал ярышлары җиңүчесе – Сәвәләй командасы

Зәй спорт-сәламәтләндрү комплексында авыл җирлекләре ирләр командалары арасында волейбол ярышларының финал уеннары булды.

Бүген – 21  февральдә спорт-сәламәтләндрү комплексында авыл җирлекләре ирләр командалары арасында “Сәламәтлек-2021” Спартакиадасы зачетына волейбол буенча финал ярышлары узды.

Зоналар буенча финалист булган Баграж, Бохарай, Сәвәләй (беренче урыннар)  Ал.Бистәсе, Бигеш, Якты Күл (икенче урыннар) җирлекләре командалары көч сынашты.

Киеренке ярыш нәтиҗәләре буенча Сәвәләй авыл җирлеге командасы җиңүче булды. Икенче урында – Бохарай, өченче урында Баграж командалары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: