Зәй офыклары

Авыл җирлекләре шашка уйнап ярышты

9 февральдә районда авыл җирлекләре арасында “Сәламәтлек-2019” ярышлары башланды.

“Энергия” стадионында узган шашка ярышларында 22 авыл җирлегеннән командалар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында  Г. Бутакова – I, Г. Струнова -  II, Г. Сираҗетдинова III урынны алды. Ә ир-атлар арасында Г. Рәкыйпов – беренче, Ф. Нургалин белән А. Гайретдинов икенче һәм өченче урынны бүлештеләр. Командалардан иң көчлесе дип Аксар табылды,  икенчедә – Чыбыклы, өченчедә Төги авыл җирлеге. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: