Зәй офыклары

Авыл җирлекләре тикшерелә

Билгеле булганча, җәйге чорда янгыннар чыгу куркынычы арта. Район янгын күзәтчелеге хезмәте хәбәр итүенчә, ел саен бу чорда план нигезендә район авыл җирлеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тикшерүләр уздырыла.

Тикшерүләр вакытында су чыгыныклары булу ( су гидрантлары, су  краннарының төзеклеге), аларга килү юлларының уңайлылыгы һәм янгын сүндерү чараларының булуына  аеруча игътибар ителә. Шулай ук чүп –чардан  чистартуга, янгын була калган очракларда халыкка хәбәр итү (тавыш көчәйткечләре аша) мәсьәләләренә дә  басым ясала. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартыла. Бүгенге көнгә җирлекләрнең 5 башкарма комитеты җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: