Зәй офыклары

Авыл халкы эшлеклелек активлыгын арттыру - өстенлек юнәлеш

Соңгы дистә елда авылларда яшәүче халыкны эш белән тәэмин итү, тормыш сыйфатын яхшырту, яшьләрне авылда калдыру өчен дәүләт тарафыннан төрле программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты тарафыннан хупланган илкүләм проектлар да халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен үстерүне күздә тота.

Район җитәкчелеге эшчәнлегендә авыл халкының          эшлеклелеген арттыруны   өстенлекле юнәлеш итә. Гомумән, хуҗалык итүнең кече формаларын алга таба үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру - бүгенге вазгыять ул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев белән әңгәмәбез  шул турыда.
-Фәргать Талвертович, районда крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нинди булышлык күрсәтелә?
   -Шунысын ассызыклыйм башта, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләменә зур өлеш кертүче крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар район икътисадында лаеклы урын алып торалар. Агымдагы ел башына  районда 10330 шәхси ярдәмче хуҗалык һәм 65  крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Крестьян-фермер хуҗалыкларына 7107 гектар сөрү җире беркетелгән, аларда 483 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 122се - сыер.
Хөкүмәт ярдәме белән районда авыл хуҗалыгы тармагы актив төстә үсеш алып килә. 2019 елда район шәхси ярдәмче хуҗалыкларына федераль һәм республика бюджетыннан  7 миллион 503 мең  сум акча бирелде.
Авыл халкының активлыгын стимуллаштыру өчен «Терлекчелек гаилә фермалары үсеше» һәм “Эш башлаучы фермер”  федераль программалары тормышка ашырыла. Шунысы игътибарга лаек, Зәй фермерлары ел саен әлеге программаларга керә.  Узган ел ике фермерыбыз грант отты. Алар - Канаштан Вера Савгильдина (50 баш мөгезле эре терлек асрау өчен), Югары Мәлемнән  Корбан Морзагов (150 башка).
Зәйлеләр яңа программа -  «Агростартап» программасыннан да кыю файдалана.   «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында әлеге программа кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерә. Бу программага кереп,  грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, балык үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра ала. Узган ел районнан өч кеше - Югары Мәлемнән Фаил Хәкимуллин (мөгезле эре терлек асрый),  Яңа Спастан Тамара  Игошина (мөгезле эре терлек), Югары Шепкәдән Фаяз  Зәйнетдинов (кошчылык) әлеге программага керде.  Эш башлаучы фермерлар  хәзер әлеге проект буенча эшчәнлек алып бара.
Узган ел район авылларында 1,6 миллион сумга биш мини-ферма  төзелде.  Болар  - Юрий Степанов (Тәкмәк), Ольга Сайфуллина (Сармашбаш), Татьяна Ахмедова (Якты Күл), Георгий Таймасов (Баграж), Эльвира Цыганова (Кадер) фермалары. Шулай итеп, биш ел эчендә 37 кеше 7 миллион 440 мең сумлык булышлык алды.
Җирле бюджеттан өч һәм аннан күбрәк сыер асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга сыер саву аппараты тапшырыла. Һәм моның нәтиҗәсе буларак, сыер асраучылар саны артуга бара. 2019 елда  26 хуҗалыкка (494 мең сумлык) саву  аппараты тапшырылды.   Соңгы биш елда районда 215 хуҗалык аппаратка ия булды.
- Район авылларында яшәүчеләр  йорт төзү һәм аны сатып алу өчен булган ташламалы кредитлардан файдаланамы?
-Бүгенге көнгә бары өч гаилә генә әлеге кредиттан файдаланды.
-Агымдагы елда да дәүләт ярдәме сакланачакмы?
-Әйе, шәхси ярдәмче хуҗалыкка булышлык йөзеннән булган барлык төр программалар - мини ферма төзү, кош-корт, өч яшьтән өлкән бия,  буаз тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыер алу,  бия өчен азык-төлек алуга киткән чыгымнар, савым сыерлар көтүлеген карап тоту, ветеринария хезмәтләре  өчен субсидия программасы  сакланачак.  Крестьян-фермер хуҗалыклары өчен булган грант ярдәме чаралары да дәвам итә. Бүгенге көндә авыл җирлекләре биләмәләрендә бушап калган биналар шактый. Җирлек башлыклары белән бергәләп әлеге биналарны крестьян-фермер хуҗалыклары, кызыксынган кешегә тәкъдим итәргә кирәк. Әлеге юл белән кемнедер эшле итәргә, акча эшләү мөмкинлеге, өстәмә эш урыннары булдырырга була.  

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: