Зәй офыклары

Авыл халкыннан тәвәкәллек сорала

Аксар һәм Югары Шепкә җирлекләрендә бу елда беренче халык җыеннары үтте. Җирлек башлыклары Юрий Гыйльманов белән Лилия Камалиева еллык эшчәнлекләре буенча хисап тотты.

Авыл җирлекләре башлыклары чыгышыннан күренгәнчә, Һәр ике җирлектә яшәүчеләрнең тормыш шартларыннан канәгать булулары сизелә. Ник дигәндә, республика программалары нигезендә, шулай ук үзарасалым акчасына шактый эшләр башкарылган.
-Район авыл җирлекләре арасында инвестицияләр иң күп җәлеп ителгән җирлек -Аксар җирлеге , - диде район башлыгы Разиф Кәримов Аксарда узган халык җыенында.
- Җирлектә узган ел, 2019 ел белән чагыштырганда, эшләр тагын да күбрәк күләмдә башкарылды. Шуны әйтергә кирәк, соңгы 5 елда безнең авыл җирлеге территориясендә республика программалары кысаларында 18 төр эш башкарылды. Узган ел “Авыл юллары” республика программасы нигезендә Иске Тәкмәк авылының Луговая урамына ташлы ком җәелде. Шулай ук искетәкмәклеләрнең йортларына “Шумок” чишмәсе суы килә башлады, - диде Юрий Гыйльманов.
- Җирлек халкы безгә башлыча көнкүреш калдыклары түгү, электр энергиясе, су белән тәэмин итү кебек сораулар белән белән мөрәҗәгать итә. Иске Пәлчикәү авылында су башнясын алмаштыру проблемасы бар. Хәзер үзебездә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү офисы булдырылды (МФЦ филиалы). Халыкка төрле белешмәләр бирү, пас-порт һәм машина йөртү танык-лыклары алыштыру, пропискага керү кебек хезмәтләр күрсәтелә. Халыкны алар белән таныштыру максатында, авыл җирлегенең рәсми сайты киң файдаланыла.Сайтта кабул ителгән карарлар, аларның нәтиҗәләре турында даими мәгълүмат урнаштырыла, -ди Лилия Камалиева.
Халыкның мәшгүльлеген оештыру, моның өчен шартлар тудыру – җирле үзидарә органнарына йөкләнгән бурычларның берсе. Әлбәттә, авылларның киләчәге фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр кулында. Әйтик, Аксарда бүгенге көндә 5 крестьян–фермер хуҗалыгы, 4 шәхси эшмәкәр эшчәнлек алып бара, 9 мини-ферма исәпләнә, Югары Шепкәдә исә 6 крестьян-фермер хуҗалыгы, 1 шәхси эшмәкәр бар.
Җирлекләрдәге демографик вазгыять яхшы дип әйтеп булмый. Аксар җирлегендә узган ел 7 бала дөньяга аваз салса, 5 кеше бакыйлыкка күчкән, ә менә Югары Шепкә җирлегендә 6 бала туган, 22 кеше вафат булган.
Җыенда агымдагы елда башкарылачак эшләр халыкта аеруча кызыксыну уята. Һәр ике җирлектә дә алар бәян ителде. Мәсәлән, быел Аксарның төп урамына асфальт җәю тәмамланачак, Югары Шепкәдә балалар мәйданчыгы куелачак.
Җыенда катнашучылар алдында шулай ук район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев, район эчке эшләр бүлеге, “Роспотребнадзор”ның Зәй бүлеге, район үзәк дәваханәсе, ветеринария һәм янгын күзәтчелеге хезмәтләре, урман хуҗалыгы, Россельхозбанк вәкилләре чыгыш ясады.
Соңыннан әлеге авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәяне район башлыгы бирде. Ул авыллар халкын тагын да тәвәккәлрәк булырга чакырды, шәхси тармакта терлекләрнең баш санын арттыру, демографик вазгыятьне уңай якка үзгәртү зарурлыгын искәртте.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: