Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышы район башлыгы күз уңында

Разиф Кәримов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды.

Кичә  район башлыгы Разиф Кәримов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләренә чыкты. Алар «Нива» ширкәте, «Куш-Елга», «Дүрт-Мунча», «Бура-Киртә», «Югары Шепкә», «Чыбыклы» һәм «Сәвәләй» товарлыклы- сөтчелек фермаларында булдылар. Сөт комплексларында терлекләрне асрау һәм ашату технологиясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Дурт-Мунча» товарлыклы- сөтчелек  фермасы коллективында эш яхшы оештырылган, анда бүгенге көндә бер сыердан 20 килограмм сөт савыла. Бер атна эчендә «Куш-Елга» комплексында да яхшы үсеш күзәтелә. Разиф Кәримов товарлыклы-сөтчелек  фермалары җитәкчеләренә һәм зооветеринария белгечләренә якын арада терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату буенча планлы күрсәткечләргә чыгарга, агрофирмаларда ферма территорияләрен җыештыру,  биналарны агарту һәм дезинфекцияләү буенча эшне дәвам итәргә күрсәтмә бирде.

Сәфәрдә катнашучылар «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексында, «Зәй шикәре» агрофирмасы басуларындагы агрегатларның эше белән таныштылар. Районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне тукландыру, туңга сөрелгән җирләрне һәм люцерналарны тырмалау эшләре бара. Орлык кайтару һәм минераль ашламалар туплау дәвам итә. Бүгенге көндә 2021 ел уңышы өчен барлыгы 1 гектар сөрүлек җирләренә  109,6 килограмм  исәбеннән минераль ашлама тупланган, бу - республикада иң яхшы күрсәткеч. Авыл җирлекләре башлыкларына урам һәм алар арасындагы юлларны тәртипкә китерү буенча эшне көчәйтергә, территорияләрдә агач кәүсәләрен һәм электр баганаларын агартырга тәкъдим ителде.

Фотолар муниципаль сайттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев