Зәй офыклары

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чарада Зәй быел да макталды

Кичә башкалабыз Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында хөрмәтләделәр.

Чарага тармак ветераннары һәм авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы муниципаль районнар, агросәнәгать комплексы, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, сервис оешмалары вәкилләре чакырылды. Холлда “Хезмәт кешеләре” дигән фотокүргәзмә эшләде.
Татарстанда иртә өлгерешле бөртекле культуралардан 4 миллион 250 мең тонна уңыш җыеп алынган, кукуруз уңышы 200 мең тонна тирәсе булыр дип көтелә. Тукай районы быелгы урып-җыю кампаниясе лидеры дип табылды, анда ашлыкның тулаем җыемы - 175 мең тонна, уңыш гектарыннан уртача 40,4 центнер тәшкил иткән. Бер гектардан җыелган ашлык күләме буенча (40,2 центнер) Мамадыш районы — икенче урында. Биредә 135 мең тонна ашлык суктырылган. Зәй һәм Актаныш районнарының да (гектарыннан - 40 центнер) күрсәткечләре югары.
 Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада анда катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
“Уңыш бәйрәме”ндә Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә 19 кешедән торган делегация катнашты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: