Зәй офыклары

Авыл хуҗалыгы техникалары, агрегатлар ремонтлана

Хуҗалыклар машина-трактор паркларында тырмалау, культивация ясау, чәчү агрегатларын ремонтлау эше тулы куәттә бара.

“Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә тагылмалы авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү эше төгәлләнде инде. График нигезендә “Агрокөч Сервис” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә - заманча куәтле тракторлар, хуҗалыклар машина-трактор паркларында “МТЗ” тракторлары ремонтлана. Иске Зәйдәге 5нче ремонтлау цехы биләмәсенә исә  ”Ропа” комбайннары  һәм “Фенд” тракторлары кышкы саклауга куелды, алар биредә төзекләндереләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: