Зәй офыклары

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатыла

Зәйдә 21 марттан шәһәр үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы  санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссия карарын үтәү йөзеннән,  атна саен уздырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләре агымдагы елның 16 мартыннан туктатыла. Шул сәбәпле, шәһәребезнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында оештырылучы шимбә ярминкәсен  дә 21 марттан туктату карар ителде, дип хәбәр итәләр район башкарма комитетыннан.  
Әлеге карар санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә кабул ителде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: