Зәй офыклары

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә зәйлеләр барлыгы 9 миллион сумлык продукция сатып алды

Бүген -16 гыйнварда «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда сезон башыннан алып чираттагы, унбишенче ярминкә узды.

Беренчеләрдән булып сәүдә рәтләрен район башлыгы Разиф Кәримов карап чыкты һәм шәһәрлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортиментын һәм сыйфатын бәяләде. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә. Бу атнада Поповка, Поручик, Сәвәләй, Сармашбаш, Якты Күл авыл җирлекләренең шәхси ярдәмче хуҗалыклары үз продукцияләре белән палаткаларын тәкъдим итте. Ярминкәдә фермерлар Алексей Игошин, Вера Савгильдина, шулай ук район умартачылары да актив катнашты. Ярминкәдә сыер, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, бал, яшелчә һәм җиләк-җимеш сатылды. Дуңгыз ите сату вакытлыча туктатылды.

Мондый ярминкәләрне зәйлеләр ярата. Сәүдә рәтләрендә товар ассортименты бай, шәһәр халкы бик теләп авыл хуҗалыгы продукциясен сайлый. Концерт төркеме чыгышлары мәйданда бәйрәм кәефе булдырып, күңелне күтәрә. Кар явып торуга карамастан, бүген иртәдән ярминкә үткәрү урынында халык күп иде. Барлыгы 15 ярминкә эчендә зәйлеләргә 9 миллион сумлык продукция сатылган инде.

Фотолар муниципаль сайттан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: