Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Авыл өлкәннәре диспансеризация үтә

“Демография”илкүләм проекты кысаларында өлкәннәрне махсус машина белән Зәй район үзәк дәваханәсенә алып килеп диспансеризация үткәрү дәвам итә.

 “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында районга 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация үткәрү өчен махсус машина алып йөри.Бүген әлеге транспорт Сәвәләйдән өлкәннәрне район үзәк дәваханәсенә алып китте һәм киредән авылга китереп тә куячак.

-Районга әлеге максатлар өчен машина кайтканнан бирле, якшәмбедән кала, мин көндә юлда, авылдан-авылга йөреп өлкәннәргә хезмәт күрсәтәм, -ди “Лада - Ларгус”машинасын йөртүче Анатолий Гавриш.

Ирле-хатынлы Мөнирә Абибуллаева һәм Николай Долгов диспансеризация узуга теләп баруларын белдерде.

– Әлеге проектны гамәлгә керткән җитәкчеләргә, аәа кагылышы булган хезмәткәрләргә үзләренә сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телибез, – диләр алар. 

 

Автор фотолары.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев