Зәй офыклары

Авылда яшәп, ничек мал асрамыйсың?

Сармашбаш авылында яшәүче Розалия ханым Халикованың урам капкаларын ачып керүгә, тавык-чебеш, кош-корт урап ала. Эреле-ваклы тавык-чебешләр, кош-кортының нинди токымнары гына юк, барысы бергә 140 баш тирәсе. Бер партия бройлер чебиләр үстереп, аларны урнаштырган инде.

-Иртән иртүк торып башта  сыерларымны  савам, сөтне тапшырып, кош-кортларны ашатырга керешәм. Иртән кайнаган эшкә башың катарлык. Эре малларны көтүгә озаткач, бозау, сарыкларга чират җитә, - ди хуҗабикә.
Көне буе мал-туар, кош-кортлары арасында ул. Ярый әле Чаллыдан кайткан оныгы Алена бар, әбисенә нык булышчы икән. Йөгерек гәүдәле кызчык иртән иртүк торып, әле кошлар, әле сарыклар, бозаулар ашата. Каникулларда авылга шулай сагынып кайта икән ул. Шул рәвешле, иртәдән кичкә кадәр әбисе белән аяк өсте кызчык.
-Әле биш көн көтү чираты иде, аны уздырып җибәрдек. Ул тагын бер айдан килеп җитәчәк, - ди Розалия ханым.
Сөтне  җыючыга да тапшыра, заказга каймак, сыр, май, эремчек тә ясап сата.
Бозаулар белән  сарыклары бер утарда: бер-берсенә ияләнеп беткән инде алар.
Халиковлар терлек азыгы, печән әзерли башлаган инде. Ул чорда балалары, оныклары да кайтып булыша.
-Берничә түк  печән сатып алдык инде, мал-туар күп бит, кыш озын, җитәрлек азык, печән әзерләргә  кирәк, - ди Розалия ханым.
Хуҗабикә чәчәкләр үстерергә дә вакыт таба. Мич тутырып ипи дә пешерә. Кыскасы, каян шулай барысына да өлгерә торгандыр ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: