Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Авылдашларыбызның якты истәлеге

Җиңү көненә әзерлек Сарсаз-Баграж авылында алдан ук башланды.

Узган ел ук сугышта катнашкан һәм ятып калганнар истәлегенә куелган һәйкәл яңартылды, тәртипкә китерелде. Ике яклап бабаларыбыз истәлегенә стена торгызылды. Бу эштә башлап йөрүче авылдашларыбыз – Григорий Иванов, Николай Мартемьяновлар  “Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен якынайтуга өлеш керткән  һәм яу кырында башларын салган авылдашларыбызның якты  истәлегенә, фотолар белән гранит такталар ясарга кирәк”, - дигән тәкъдим белән авыл халкына мөрәҗәгать иттеләр. Бу тәкъдимне сарсазбагражлылар хуплап каршы алды. Яу кырында башларын салган, җиңү алып кайткан авылдашларыбызның фотоларын барлау эше  авылыбызның ветераннар советы рәисе - Александр Черновка йөкләнде. Ул тормыш иптәше Валентина Чернова белән бу эшкә ныклап тотынды. Эш кыш буена да туктап тормады. Сарсаз-Баграждан сугышта катнашкан 263 ветеранның туганнарын табу җиңел булмады. Ләкин алар үзләренә бирелгән ышанычны акладылар. Күп кенә авылдашларның фотоларын таптылар. Мәрмәр такталарны ясау белән Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан “Мемориаль  компания” шөгыльләнде. Бүгенге көндә сугышта үлеп калган – 132, җиңү яулап кайткан – 131 авылдашыбыз истәлегенә мәрмәр ташлар ясалды һәм стеналарга беркетелде. 
            Авылдашлар ярдәме белән һәйкәл матурланды, такталар куелды, чәчәкләр утыртылды. Бу көннәрдә һәйкәл тирәсеннән халык өзелми. Шәһәрдән дә, авылдан да карарга киләләр, туганнарын барлыйлар. 
          “Үткәнен белмәгән халыкның, киләчәге юк” дигән мәкальне онытмасак иде. Җиңү көнен алып килгән авылдашларыбызны хәтердән җуярга хакыбыз юк. 
Марина Халикова, китапханәче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев