Зәй офыклары

Авылларны тырышлар бизи

Районда авыл җирлекләре башлыклары эшчәнлеге өстәмә эш урыннары булдыру, авылда эшсезлекне бетерү, терлекләрнең баш санын арттыру, активларның республика һәм федераль дәрәҗәдәге программаларга керүләре, шәхси секторда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны оештыру һ.б. тулаем алганда 23 позиция буенча бәяләнә. Узган елга ясалган рейтинг буенча әлеге җәһәттән Югары Шепкә белән Попов-ка - беренче урында. Аксар – икенче, Югары Мәлем авыл җирлеге өченче урында. Агымдагы елда җирлек эшчәнлекләрен билгеләүче позицияләр тагын да арта төште, аңа ай саен анализ ясала.

Аксар
Авылда яшәүчеләр  үз хезмәтенә таянып, киләчәккә өмет-ышаныч белән  яши. Аларның тормыш дәрәҗәсен матур, төзек йортлар, куралты-кура, шәхси хуҗалыклардагы терлекләр саны буенча билгеләп була.  Аксар - районда иң күп хуҗалыгы булган җирлек, тырыш, мул-җитеш тормышта  яшәүче халкы белән данлыклы. Узган ел әнә шул зур җирлектә терлекләрнең баш саны бераз кими төшкән. Тормыш яме хезмәттә бит, диде район башлыгы Разиф Кәримов Аксарда узган халык җыенында. Дәүләт тарафыннан шәхси хуҗалыкларны үстерүдә күптөрле программалар гамәлдә булганда терлек асрауны киметүгә юл куелмау мәгъкуль.  
Аксар халкы гомер-гомергә күп итеп мал-туар асрап, җитештергән продукциясе белән сату итеп, бер-берсеннән ак көнләшү белән көнләшеп, берсен-берсе уздырып йорт һәм каралты-кура төзи. Элек яулыкларын чөеп бәйләгән апалар иртән иртүк торып, яңа сауган сөттән катыгын, маен ясап, аларны көянтә-чиләк белән җәяүләп Зәйгә базарга сатарга йөргән. Бүгенге көндә дә әлеге җәһәттән аксарлыларга тиңнәр юк: атна саен ярминкәгә, базарга көн саен  килеп, үз продукцияләре белән сату итәләр. Машина белән шәһәр буйлап товарларын үз сатып алучыларына да илтеп йөриләр.  Терлек асрап, йорт салабыз, балаларны  укырга кертәбез, техника алабыз, диючеләре шактый андый сату итүчеләрнең. Менә шул инде ул - үҗәтлек, уңганлык, тырышлык билгесе.
Бүгенге көндә Аксар җирлегендә 118 баш савым сыер исәпләнә. Ун хуҗалыкта -2 һәм 3әр, алты хуҗалыкта исә 4шәр сыер асрала. Район программасы гамәлдә булган көннән җирлекнең  17 хуҗалыгы   сыер саву аппаратлы  булган, узган ел өч шәхси ярдәмче хуҗалыкка  шундый аппарат тапшырылган.  Мини-ферма төзү программасында  җирлектән Эльвира Очилова, Татьяна Миронова, Ринат Ахунов катнашып, 100 мең сум күләмендә субсидия алган. Савым сыерлар  һәм кәҗәләрне тотуга  түләнә торган республика субсидиясе авыл кешесенә мал азыгы базасын сизелерлек дәрәҗәдә ныгытырга булыша. Узган ел ахырында “Яшь гаиләгә - бозау” район акциясе кысаларында җирлектән өч гаилә  - Нияз Абзалов, Ландыш Хәбибуллина, Гөлнара  Нургалиналар яшь терлекле булган. Бу гаиләләрдә әлеге бозаулар янына башка терлекләр дә өстәлер, шәт.  
Терлек асрап яшәүче сала халкын районда тагын бер сөенечле вакыйга көтә. Зәйдә  хуҗалыкта җитештергән продукция һәм терлекне сата алырдай агросәнәгать паркы булдыру вазгыяте тора. Аксарга исә  әлеге агросәнәгать паркы кул сузымы арасында гына булачак.

Югары Шепкә
Соңгы елларда район авылларында  яхшы якка үзгәрешләр шактый. Үзара салым программасы буенча средстволар җирлекләр проблемаларын хәл итүгә тотыла: яңа юллар барлыкка килә, зиратлар төзекләндерелә, су белән тәэмин итү, балалар мәйданчыклары булдыру кебек  мәсьәләләр хәл ителә. Әлеге җәһәттән Югары Шепкә җирлегендә дә саллы эшләр башкарыла.
-Җирлек халкы үзара салымга уңай карый, чөнки бездә әлеге программалар буенча иң мөһим эшләр башкарыла, - ди җирлек башлыгы Айрат Ишмәтов.
Узган ел  Югары Шепкә  җирлегендә яшәүче халыктан 223 мең сум күләмендә үзара салым җыелса, республикадан өстәлгән   акча белән ул 1 миллион 100 мең  сум тәшкил иткән. Бу акчаларга Югары Шепкә, Имәнлебаш, Иске Пәлчекәү авылларындагы зират коймалары төзекләндерелгән.  Уртак йорт зиратлар караулы булып, анда чисталык һәм тәртип хөкем сөрергә тиеш. Барыбыз да шунда барасы бит.  Җирлек халкы да әлеге уңайдан игелекле эшләр башында тора.
-Зиратны төзекләндерүдә  матди ярдәм күрсәткән авылдашларыбыз  Мөслимә апа Гыйбазуллина Гибазуллина, Рәзилә  Гыйльманова, Әнисә апа Атласовага зур рәхмәтлемен. Алар ярдәмендә өмә  белән 90 метр озынлыгында зират коймасы алыштырылды, - ди җирлек башлыгы.
Бу - җирлек халкының кайгыртучан хуҗа, иманлы булулары, саваплы эшләр кылуларына  матур бер дәлил.
Җирлек халкының авыл тормышында актив катнашучылары да бар.  Биредә узучы мәдәни чаралар, бәйрәмнәргә Әнисә Атласова белән Галия Тимерханова еш матди булышлык итә. Авылларыбызны күмәк тырышлык бизи дә инде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: