Зәй офыклары

Авылны кайгыртып яши

Кабан-Бастрык авылында гомер итүче Андрей дәдәй Кондратьевның татлы балачагы Бөек Ватан сугышыннан соңгы авыр елларга туры килә, әлеге чор балалары яшьтән нужа арбасына җигелә.

Ул кечкенәдән кул арасына кереп үсә, үсә төшкәч колхоз эшенә йөри. Тракторда да эшләп ала, урып-җыю чорында комбайнчы ярдәмчесе булып та эшли. Аннан армия хезмәтенә алына. Хезмәтен тутырып кайткач, авылыбызның чибәр кызы Евгения түти белән гаилә корып җибәрәләр. Яшь гаилә ерак Себер якларында яшәп, эшләп тә ала. Соңрак, Чаллыда зур төзелешләр башлангач, шунда кайтып төпләнәләр. Кондратьевлар гаиләсендә бер ул һәм кыз үсә.
Лаеклы ялга чыккач, Андрей дәдәй белән Евгения түти туган авылларына кайтып, матур гына итеп өй җиткерделәр. Андрей дәдәй – авылыбызның хөрмәтле кешесе.  Ул бер дә тик тормый, бик актив кеше, аның башлангычы һәм тырышлыгы белән авылыбызда часовня төзелде. Бүгенге көндә авылда эшләрлек кешесе дә санаулы гына, ул шуларны бергә туплап, авылыбыздан чыккан кешеләр белән элемтә булдырып, алар булышлыгы белән шушы җаваплы эшне бергәләп башкарып чыктылар. Андрей дәдәй үзенең зур тормыш тәҗрибәсен башкалар белән дә уртаклаша, ул бик ярдәмчел кеше, аңа бик күпләр киңәш сорап килә, үзенең белгәннәрен бик теләп аңлата, аннан соң әле ул боларның эшләре ничегрәк килеп чыкты дип, үзе берничә мәртәбә барып, карап та кайта.   Авылыбызда бер җәмәгать эше дә аның катнашыннан башка узмый.  Ул әлеге эшләрне үзе башлап йөри, иң изге урыннарны – зират, чишмәләр, чиркәүне карап тора.
Без –кабанбастрыклылар Андрей дәдәйгә бик зур рәхмәтле. Аның әле бу көннәрдә 70 яшьлек юбилее да. Әлбәттә, без аңа алга таба да авылыбыз өчен шулай җан атып, авылдашларын туп-лап, сәламәтлектә, Евгения түти белән тигезлектә, имин тормышта яшәвен телибез.
Туган авылын, халкын яратып, кайгыртып яшәгән уллар булганда, Кабан-Бастрык авылы да әле яшәр, үсәр дип өметләнәсе килә.

Күршеләре Батаевлар һәм Ермаковлар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: