Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Авылым кешеләре

Югары Пәнәче авылы халкы арасында күңелләре белән мәдәният, әдәбият, матурлыкка гашыйк кешеләр күп. Шундыйларның берсе – Тәслимә Габделәхәт кызы Хәмитова.

Тәслимә апа кул эшенә бик оста. Матур – матур мендәр тышлары, сөлгеләр чигә, бик матур җырлый, шулай ук, бакчасында башкаларда сирәк очрый торган чәчәкләр дә үстерергә ярата. Шуның өстенә әле шигырьләр дә яза. Изге гает бәйрәме уңаеннан язылган шигыре белән таныштырасым килә.

Гает көне
мөбәрәк булсын!

Бүген бәйрәм,
бүген гает көне,
Коймак пешә кайнар
табада.
Ә бабаем чиккән
түбәтәен киеп
Гает намазына юл ала.
Ишетелә азан
тавышлары,
Мәчет манарасы нурлана.
Ә татарлар бөтен дөнья
буйлап,
Гает намазына ашыга.
Тоткан уразалар
кабул булсын
Аллаһының ризалыгына.
Барлык гөнаһларны
ярлыкласын
Калсын бары савабы
гына.
Авыл урамына җаннар
керә,
Кунак килә кайбер
өйләргә.
Күрше – күлән белән
чәй эчү
Кергән бит гореф-
гадәткә.
Туган –тумачалар
җыелалар,
Ата –ана, туган йортына
Туган нигезне кайтып күрү
Үзе бит ул җанга
бер шифа.
Әти –әни исән чакта гына
Туган йортта җылы
саклана.
Алар киткәч йортның
яме бетә,
Өйнең нуры шунда югала.
Дамирә Шәрифуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев