Зәй офыклары

Авыру савыгып килә

Бүгенгә, 25 майга, Зәй районында 97 кеше табиб күзәтүе астында үзизоляциядә. Рәсми рәвештә Сovid-19 инфекциясе йоктырган бер кеше теркәлгән.

Бу хакта тулырак Зәй район үзәк дәваханәсе  баш табибы Айдар Фатыйхов сөйләде.
- Коронавирус инфекциясе йоктырган  пациентның хәле канәгатьләнерлек. Ул, элеккечә, медицина күзәтүе астында. Берничә көн инде анда  авыруның клиник билгеләре  юк һәм сәламәтлегенә зарланмый. Бүген без аннан чираттагы  анализ алдык һәм тиздән аның нәтиҗәләре билгеле булачак. Әгәр дә  анализ нәтиҗәсе тискәре булса,  аны сәламәт дип әйтергә нигез  булачак. Шунысын әйтик, шәһәр-районга килүчеләр бик күп. Кайбер көнне 20гә якын кешене үзизоляциягә исәпкә алырга туры килә.
Әгәр без авыруларның кимүе турында сөйлибез икән, шул ук вакытта шәһәр һәм район халкын  сәламәтлегебез турында кайгырту буенча   кагыйдәләрне катгый үтәргә кирәк. Чөнки инфекция йоктыру куркынычы әле бетмәде. Зәйлеләрне кеше күп була торган урыннарга баруны максималь чикләргә, битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә, дистанцияне тотарга һәм дезинфекция чараларын файдаланырга чакырам,- диде ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: