Зәй офыклары

Аяк киемен төзәтү матавыгы

Бер ханым хосусый эшмәкәрнең аяк киемнәрен төзәтү остаханәсенә набойкаларын алыштыру өчен язгы-көзге итеген тапшырып, шуның өчен 200 сум түләп калдырган. Икенче көнне итекләре артыннан килсә, ни күрсен: набойкаларын алыштырганда үкчәләре ярылып киткән! Кулланучы бу кимчелек турында шунда ук аяк киемнәрен кабул итеп утыручы ханымга җиткереп, үкчәсе ярылган итеген калдырмакчы булган, әмма остаханә хезмәткәре аны алып калудан баш тарткан. Кәефе кырылган кулланучы эштән чыгарылган итеген остаханәдән алырга мәҗбүр булгач, озак уйлап тормастан, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә булган.

Бүлек белгечләре аңа “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 35нче маддәсе нигезендә дәгъва проектын төзергә ярдәм итте. Әмма хосусый эшмәкәр претензияне карап тикшерүгә кабул итеп алса да, 10 көннән соң кулланучы дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартуы турында хәбәр җибәрде. Шуннан территориаль орган белгеченә, урынга чыгып, РФ Хөкүмәтенең 1997 елның 15 август,  № 1025 карары белән расланган халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрен һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законын аңлату максатыннан, аяк киемнәрен төзәтү остаханәсе хезмәткәрләре өчен укулар үткәрүдән башка чара калмады.
Нәтиҗәдә хосусый эшмәкәр мәсьәләне судка кадәр кулланучы файдасына хәл итте. Чара барышында остаханә хезмәткәрләренә кулланучылар өчен тәгаенләнгән белешмәлекләр таратылды.
Эльвира Милочкина,
ТР дәүләт алкоголь инспекциясенеңТүбән Кама территориаль органы белгече.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: