Зәй офыклары

Айдар Фатыйхов: «Бездә коронавирус белән авыручылар юк»

Хәзер бар халыкның телендә коронавирус. Районыбызда әлеге инфекция буенча ваз-гыять нинди, авырган очракта нәрсә эшләргә кирәк, дигән сораулар белән без район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйховка мөрәҗәгать иттек.

-Айдар Мөхәммәтнурович, бездә коронавирус инфекция-се билгеләре белән дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
-Бездә мондый вируслы кешеләр юк. Районда  чит илләрдән кайткан 5 кеше карантинда. Әмма бу куркыныч яный дигән сүз түгел, бары тик профилактика чарасы. Алар контрольдә, күзәтү астында.  Карантинда булучыларның анализлары  унынчы көнендә алына һәм алар Казанга җибәрелә.
-Карантин төшенчәсе нәрсәне аңлата?
-Авыру киң таралган һәм тарала баручы илләрдә булганнарны башка кешеләр белән тыгыз элемтәгә керүдән чикләү зарур. Мондый кеше 14 көн дәвамында өйдә генә утырырга, ягъни карантинда булырга, сәламәтлек күрсәткечләре артыннан күзәтеп торырга тиеш (тән температурасы, бизгәк, ютәл, сулыш алу һ.б.). Мондый чара куллану әлеге кешедә авыру бар дигән сүз түгел, әмма авыру билгеләре ике атна эчендә беленергә мөмкин.
-Авыруның беренче билгеләре нинди?
- Яңа төр инфекция организмга эләксә, ул бик тиз тарала һәм  коронавируслы үпкә ялкынсынуы китереп чыгара. Температура күтәрелә, калтырата, туңдыра, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, борын тыгыла, йөткертә, сулыш алуы авырлаша, мускуллар авырта, күзләрдә конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Авырый башлауга, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
-Авыру киң тарала башлаган очракта район үзәк дәваханәсе аңа каршы көрәшергә әзерме?
-Әйе, без моңа тулысынча әзер. Кирәк булган очракта без дәваханәдә авырулар өчен өстәмә урыннар булдыра алабыз. Болар барысы да “Роспотребнадзор”ның чаралар планында каралган.
-Авыруны кисәтү максатында зәйлеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
-Иң төп таләп – кулларны сабын белән юу. Сумкада спиртлы яки вируслардан зарарсызландыра торган салфеткалар булсын. Кулны юу мөмкинлеге булмаганда, шуларны кулланасың. Шулай ук эш урынында, өйдә өстәл өсләрен, ишек тоткаларын, телефоннарны инфекциядән зарарсызландыра торган препарат белән (ә алар аптекаларда, махсус кибетләрдә сатыла) сөртеп, чистартып торырга кирәк. Икенче таләп - йөткергән-төчкергән кешедән ераграк торуың хәерле. Ара кимендә 1 метр булырга тиеш. Авыру кешедән сәламәт кешегә вирус һава-тамчы юлы белән күчә. Куллар белән күзләргә, иреннәргә, борынга кагылмаска тырышыгыз. Йөткергәндә, төчкергәндә авыз, борыннарны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән каплагыз. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска тырышырга кирәк. Бу чорда чит илләргә очудан һәм командировкалардан тыелып торырга киңәш ителә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: