Зәй офыклары

Айдар Фатыйхов: "Зәйдә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы"

Билгеле булганча республикада Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән 15 апрельгә кадәр махсус санитар режим кертелде. Бу COVID-19 вирусы таралу куркынычын булдырмау өчен эшләнә. Зәйдә исә хәл тотрыклы, һәр зәйле гадәтләнгән яшәү рәвеше белән яши, дип белдерә район үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов.

- Районда коронавирус белән авыручы кеше юк. Мессенджер чаралары аша төрле коткы тарату очраклары булса да, бу дөреслеккә туры килми. Бүгенге көндә районда чит илләрдә булып кайткан 57 кеше үз-үзен изоляцияләп өйләрендә тора. Алар белән безнең медицина хезмәткәрләре даими элемтәдә, бер генә кешенең дә хәле начараю очрагы юк. Инде 39 кеше үз -үзен изоляцияләүдән гадәти яшәү шартларына чыкты. Алардан изоляцияләнгән соң унынчы көндә анализлар алынып, Казанга җибәрелеп тикшерелү үткәрелде, вирус йоктыру очрагы теркәлмәде. Шуңа да, Зәйдә санитар-эпидемиологик хәл тотрыклы, бернинди дә куркыныч юк, - дип белдерде баш табиб. 

Шунысын да искәртергә кирәк, коронавирус белән бәйле рәвештә төрле коткы таратучыларга штраф билгеләү каралган, нигезсез төстә кешеләрне куркытучыларга әнә шундый катгый таләп куела. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: