Зәй офыклары

Айдар Сәлимгәрәев: Массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә киң колачлы үзгәрешләр кирәк

Татарстанда яшьләргә белем бирү өчен D-Dline платформасы старт ала. D-Dline – Татарстан яшүсмерләре һәм яшьләре өчен беренче медиаэкосистема. D-Dline белем бирү медиаплатформасын ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештыра.

 Яшьләр медиасы өчен яңа D-Dline белем бирү платформасы гаммәви коммуникацияләр өлкәсенә киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш кертергә мөмкинлек бирәчәк. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Безнең җәмгыятьтә барган вакыйгалар (бигрәк тә цифрлаштыру өлкәсендә) гаммәви коммуникацияләр тармагында аеруча төгәл һәм ачык чагылыш таба. Хәзер без киң колачлы һәм сыйфат ягыннан үзгәреш таләп иткән этапка якынлашып киләбез», - диде Сәлимгәрәев.
Ул бүгенге көндә журналистикага яхшы яза һәм цифрлы мохиттәге барлык алымнарны куллана белүче кешеләр килүен билгеләп үтте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: