Зәй офыклары

Айрат Фәррахов: Рөстәм Миңнехановның бөтен эшчәнлеге Татарстанда яхшы яшәүгә юнәлдерелгән

Рөстәм Миңнеханов идарә иткән 10 ел эчендә республика инвестицион үсеш алган регионнарның берсе исемен саклап кала алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бөтен эшчәнлеге республика халкының имин яшәве өчен юнәлтелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сөйләде.
"Рөстәм Миңнеханов - уңышлы, талантлы, нәтиҗәле эшләүче җитәкче,  ул халык ихтыяҗларын яхшы белә, тоя", - диде ул.
10 ел эчендә республика Россиянең инвестицион яктан үсеш алган һәм инновацион төбәкләренең берсе исемен саклап кала алды. Бу икътисадны алга этәрергә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Фәррахов.
 "Бу — эш урыннары, безнең гражданнарның иминлеге, югары хезмәт хакы һәм бүгенге көндә республикада илледән артык проектларны гамәлгә ашыру, - дип билгеләп үтте парламентарий. — Мөһим төп  юнәлеш - милли толерантлык, ягъни республика территориясендә булган барлык дини конфессияләргә, телләргә ярдәм итү».
Күп кенә федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр Татарстан тәҗрибәсенә таяналар. Фәррахов ишегалларын ремонтлау һәм фельдшер-акушерлык пунктларын төзү проектларын мисал итеп китерде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: