Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Айрат Әгъләмҗанов: “Патриот егетләребез бар”

Зәй районында “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында хәрби хезмәткә алынырга теләүче патриот рухлы ир-егетләр бар. Әлеге уңайдан район хәрби комиссариаты, җирле хакимият халык арасында аңлату эшләрен актив алып бара.

Районның эре предприятиеләре-оешмаларында яше буенча туры килүче ир-егетләр арасында очрашулар үткәрелә. Батальоннарда хәрби хезмәткә республика җитәкчелеге дә зур кызыксындыру чараларын күрә. Бу турыда тулырак район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов сөйли:
 

- Безнең хәрби комиссариат алдына куелган бурыч тиешле дәрәҗәдә үтәлә. Районда Ватан алдындагы бурычын үтәргә әзер булучы, патриотик рухлы ир-егетләребез бар. Хәрби комиссариатка бу уңайдан күпләп мөрәҗәгать итәләр, шунысы бар - әлеге батальоннарга сайлап алу җитди куелган, анда һәр контракт төзергә җыенучы энә күзеннә” уза, дисәк тә, ялгыш булмас.

Билгеле булганча, батальоннарга 18-50 яшьлек сәламәтлеге буенча туры килүче ир-егетләр алына. Һәм алар бернинди дә закон бозу очракларына юлыкмаган булырга тиеш. Армиягә бармаган егетләр дә, контракт төзеп, махсус әзерлек узганнан соң, әлеге батальоннарда хезмәт итә ала.

Шунысын искәртеп узарга кирәк, “Алга” һәм “Тимер” батальоннарына республика хөкүмәте зур игътибар бирә. Бу көннәрдә генә Татарстан Президенты указы белән аларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күләме 260 мең сумнан 360 сумга күтәрелде.

Соңыннан ташламалы шартларда торак алу мөмкинлеге дә тудырылачак. Әлеге матди ярдәмнәр Россия хөкүмәте тарафыннан каралган акчалата кызыксындыру чараларына өстәп бирелә. Искәртеп үтик, контракт нигезендә хезмәткә алынучы хәрбиләрнең айлык хехмәт хакы 150 мең сумнан башлана.

Боларга өстәп хәрби операциядә катнашу чорында нинди гамәлләр башкаруга карап түләү арта. Мәсәлән, каршы якның самолет, вертолет, танкын юк итү аерым бәяләнә. Без бу мәгълүматларны районның эре предприятиеләрендә, оешмаларында контракт белән хәрби хезмәт үтәргә теләге булучларга җиткерәбез. Мондый күләмле кызыксындыру чаралары башка төбәкләр оештырган хәрби батальоннарда юк диярлек, ә безнең республика моңа җитди игътибар бирә.

Районыбыздан инде без “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында хезмәт итү өчен ир-егетләрне дүрт мәртәбә озату оештырдык. Соңгысы бу атна башында – дүшәмбе көнне булды. Әлегә безнең район егетләре бер айлык өйрәнүләр үтәләр.
 

Әгәр дә инде контракт төзеп хәрби хезмәткә алынырга теләүчеләр булса, 3-48-01 яки 7-14-90 номерлары белән шалтыратып белешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев