Зәй офыклары

Айрат Хәйруллин: “Авылда яшәүчеләргә яхшы шартлар булдырырга кирәк”

22 августта РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Зәйдә булып китте. Ул шәһәрдә "Техно заводы" ҖЧШ, "ТатЭК" АҖ хезмәт коллективлары, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, шәһәр-район активы белән очрашты, Кадер авыл җирлегендә халык җыенында катнашты. Очрашуларда шулай ук РФ Дәүләт Думасы...

22 августта РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең Беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Зәйдә булып китте. Ул шәһәрдә "Техно заводы" ҖЧШ, "ТатЭК" АҖ хезмәт коллективлары, торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, шәһәр-район активы белән очрашты, Кадер авыл җирлегендә халык җыенында катнашты. Очрашуларда шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татарстан-Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та бар иде.

Айрат Хәйруллин зәйлеләргә таныла бара. Хезмәт вазифасы буенча Айрат Нәҗипович республика районнарына еш чыга. Соңгы вакытта ул районыбызда алты мәртәбә булды.

-Мин Зәй районын актив өйрәнәм. Шунысы куанычлы, район үсемлекчелек буенча республикада лидер. Бөртеклеләр уңышы, дәүләткә икмәк тапшыру күләме буенча Зәйгә әлегә тиңнәр юк. Ә бу исә зәйлеләрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Шулай бердәм булып, максат куеп эшләгәндә, яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Сез моны расладыгыз, - диде ул район активы белән очрашуда.

Чыннан да, быел районыбызның игенчелектәге уңышлары белән мактанырлыгы бар. Авыл хезмәтчәннәре язгы чәчүне республикада беренчеләрдән булып башлап, уракны да беренчеләрдән булып төгәлләде. Зәй игенчеләре 135 мең тонна ашлык җыеп алды, кабул итү пунктларына 105 мең тонна ашлык тапшырылды, шуның 48 мең тоннасы - югары сыйфатлы бодай.

Бер атна элек районда шикәр чөгендере алу башланды, татлы тамыр бер мең гектардан артык мәйданда алынды.

Айрат Хәйруллинның авыл халкына әйтер сүзләре шактый иде, чөнки ул авылда яшәүчеләр проблемаларын яхшы белә.

-Авыл җирлекләрендә яшәп, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне борчыган төп мәсьәлә - хезмәт хакы. Кызганычка каршы, ул сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куючыларныкыннан шактый ким. Бурыч - хезмәт хакын ике-ике ярым мәртәбәгә арттыру. Лаеклы хезмәт хакы булганда авылда төпләнүчеләр артыр, яшьләр авылда күбрәк калыр иде. Билгеле, дәүләт тарафыннан авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә. Авыл хуҗалыгы өчен бюджет елдан-ел күбрәк карала, төрле федераль программалар эшләп килә. Тиешле шартлар булганда, авылда яшәп хезмәт куючылар, һичшиксез, артачак, - диде Айрат Хәйруллин Кадердә узган халык җыенында.

Николай Шамионов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: