Зәй офыклары

Айрат Хәйруллин: “Сайлауларны мин сайлаучыларның ышанычын сынау буларак карыйм”

31 март көнне Айрат Хәйруллин Алексеевск үзәк Мәдәният йортында район халкы белән очрашу үткәрде. Айрат Хәйруллин - дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул - алты агрохолдингка нигез салган кеше, аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур тәҗрибәсе...

31 март көнне Айрат Хәйруллин Алексеевск үзәк Мәдәният йортында район халкы белән очрашу үткәрде. Айрат Хәйруллин - дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Ул - алты агрохолдингка нигез салган кеше, аның авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаять зур тәҗрибәсе бар һәм килеп туган проблемалар хакында бик яхшы хәбәрдар.

Авыл хуҗалыгы районы булган Алексеевск муниципаль берәмлегендә хезмәт хакы түләү һәм эшче куллар җитмәү мәсьәләсе бик кискен тора. Авыл халкы республика буенча уртача керемнең 65 процентын гына ала. Яшьләр шәһәргә агылганлыктан, кадрлар кытлыгы күзәтелә. Айрат Хәйруллин әлеге проблемаларны һәрвакыт иң мөһим мәсьәләләр рәтенә куя һәм аларны аларны хәл итү белән шөгыльләнүен дәвам итәргә ниятли.

- Алексеевск районын да үз эченә алган Түбән Кама округы - 700 меңгә якын кеше яши торган гаять зур территория. Ул көнбатышта Спас районыннан башлана һәм көнчыгышта Түбән Кама районы белән чикләнә. Шуны да танырга кирәк: округ бик тә төрле. Әйтергә кирәк, чиста авыл хуҗалыгы районы булган Алексеевскидагы проблемалар, мисал өчен, Түбән Кама һәм Чистай халкының теләк-борчуларыннан бик тә аерыла. Сез - җиргә якын торган авыл кешеләре, минем бурычым - сала халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, - диде Айрат Хәйруллин.

Айрат Хәйруллин сәяси эшчәнлеген 24 яшьтә башлый, Казан шәһәр Советының иң яшь депутатларыннан берсе була. Ул чагында ук социаль проблемаларга зур игътибар бирә һәм аның Тузган торакны бетерү программасы үтәлешенә акча күчерүе нәтиҗәсендә республиканың 600гә якын гаиләсе яңа фатир ачкычлары ала. Иң актив депутатларның берсе буларак, ул 260 закон инициативасы кертә, аларның 111е кабул ителә. Авыл хуҗалыгы хакындагы канун - шуларның иң әһәмиятлеләреннән берсе.

Алексеевск районы Түбән Кама округы буенча оештырылган сәфәрләрнең беренче ноктасы булды. Халык белән күзгә-күз аралашу һәм аларның проблемаларын белү өчен Айрат Хәйруллин Әлки, Спас, Нурлат, Аксубай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Түбән Кама, Зәй һәм Чистай районнарына да сәфәр кылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: