Зәй офыклары

Айрат Хәйруллин: “Зәйдә зур төзелешләргә алыну куандыра”

Бүген Зәйдә район Советының чираттагы утырышы үтте, анда 2015 елда районның социаль-икътисади үсеше бәян ителде, агымдагы елга планнар хакында сөйләшү булды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, министрлыклар вәкилләре, республиканың кайбер эре оешмалары җитәкчеләре катнашты. Фикер алышулар барышында Россия Федерациясе...

Бүген Зәйдә район Советының чираттагы утырышы үтте, анда 2015 елда районның социаль-икътисади үсеше бәян ителде, агымдагы елга планнар хакында сөйләшү булды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, министрлыклар вәкилләре, республиканың кайбер эре оешмалары җитәкчеләре катнашты.


Фикер алышулар барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да район тормышы, икътисади-социаль үсеш, сәяси вәзгыть турында фикерләрен җиткерде.

- Районга ел дәвамында бик зур күләмдә инвестицияләр җәлеп ителгән. Зәй җирлегендә яшәүчеләр өчен, районга республика җитәкчелегенең һәр өлкәдә ярдәм итүе - ул зур нәрсә. Бигрәк тә икътисади киеренкелек чорында зур төзелеш эшләре алып барырга мөмкинлекләр җәлеп итү мактауга лаек. Шулай ук авыл хуҗалыгы буенча районның үсештә булуы, шикәр заводының ил күләмендә беренчелектә баруы сөенечле. Шәхсән мин быел җәйге чорда район кырларын карап, шикәр чөгендере игү процессы белән таныштым. Район җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы тармагына: терлекчелек, игенчелек, фермер хуҗалыклары һ.б.га игътибарлы булуы сизелеп тора. Шунысы бар, районда туучылар саны үлүчеләргә карый азрак. Ләкин киләчәктә Зәйдә предприятиеләр артып, яшьләребез эре шәһәрләрдән кабат әйләнеп кайтыр, туган җирләрендә төпләнер, демографик хәл уңай якка үзгәрер дип ышанасы килә. Шуңа да предприятиеләрнең потенциалын тулы куәткә куллану, эш урыннарын саклау кирәк. Билгеле булганча, быел сентябрь аенда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлау булачак. Зәй районы Түбән Кама сайлау округына керәчәк. Киләчәгебезнең тотрыклылыгы сайлауларда лаеклы кандидатларга тавыш бирүгә дә бәйле. Бу сәяси вакыйгада зәйлеләр һәрвакыттагыча активлык күрсәтер дип ышанам, - диде Айрат Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: