Зәй офыклары

Айрат Хәйруллин гражданнарның 50 соравын контрольгә алды

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның 8 сентябрьдә төбәктә кабул итүләр атналыгы тәмамланды һәм ул гражданнарның 50дән артык соравын тикшерде.

Депутат 27 августтан башлап республиканаң 8 муниципаль районында гаражданнарны кабул итте. Аңа гражданнар төрле сорау-гозерләр белән мөрәҗәгать итте.
Мәсьәлән, Спас районында ташламалардан файдаланучы гражданнарны дарулар белән тәэмин итү, юлларны ремонтлау һәм торакны төзекләндерү өчен субсидия алу мәсьәләләре киеренке тора.
Аксубай районында исә яшь әниләрне балаларны сөт ризыклары белән тәэмин итү проблемасы борчый. Әлеге районның ветераннар советы вәкиле районның күренекле шәхесе Рәис Беляевка һәйкәл куюда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Түбән Кама районыннан 8 кеше дүрт торак пунктында күп балалы гаиләргә бирелгән җир участокларын финаслау программасына кертүне сорады. Әлеге участокларда юл да, су да, газда юк икән.
Чирмешән районында газ үткәрүгә, өлкәннәр декасында чаралар уздыруга  ярдәм күрсәтү мәсьәләсен күтәрделәр. Безнең Зәй районында да депутатка төрле шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булды.
Күпчелек сорауларга шунда ук җавап бирелсә, кайберләре контрольгә алынды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: