Яңалыклар

Айрат Хәйруллин янә Зәй халкын кабул итте

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Зәй халкын шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. Аңа борчыган мәсьәләләр, үтенеч-гозер белән унбиш кеше мөрәҗәгать итте.

Кабул итүдә район Советының аппарат җитәкчсесе Наталья Шакирова,  шәһәр  башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов, район  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Нифатов катнашты. Сораулар арасында өлкән яшьтәге пенсионерларга социаль туризмны үстерү, авыл җирендә алкоголь продукциясе сатуга сәүдә мәйданы күләме буенча таләпләргә төзәтмәләр, җир салымы турында законга үзгәрешләр кертү, Карамалы бистәсе урман фондындагы җирләрне күчерүдә, Гүлкин һәм Иске Елань авыллары арасында юл салуга, Яңа Пәлчикәү авылы юлын (500 метр) түшәүгә булышлык итү кебек кебек сорау-гозерләр һәм   масштаблы зур проблемалар бар иде. Депутатка социаль авыр хәлдә калган балаларга шөгыльләр оештыруга булышлыкны да   сорап мөрәҗәгать итүчеләр  булды. Айрат Хәйруллин үтенеч-гозер белән килүче зәйлеләрне дикъкать белән  тыңлады. Сорауларның һәркайсы аның тарафыннан контрольгә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Айрат Хәйруллин янә Зәй халкын кабул итте
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар