Зәй офыклары

Айрат Хәйруллиннан - 40 бүләк (видео)

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә булышлык ярдәм күрсәтеп тора.

Инвалидлар декадасы башланыр алдыннан ул 10 районның физик мөмкинлеге чикләнгән кешесенә бүләк ясады. Алар арасында зәйлеләр дә бар. Моңа өстәп, Айрат Нәҗипович шәһәр-районыбызда  социаль хезмәтләрдән файдаланучы 40 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бүген бүләкләрне  тапшыру башланды.
Шәһәрдә яшәүче физик мөмкинлеге чикле Нина Васенькина (84 яшь) инвалид кызы Людмила Мельникова  белән яши. Аларга социаль хезмәткәр беркетелгән. Аларны “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Любовь Плешкова  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеменнән тәбрикләде һәм аның бүләкләрен тапшырды.
-Инвалидларны ел саен сөендереп торган өчен Айрат Хәйруллинга без зур рәхмәтле , - диде Нина Арсентьевна.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: