Зәй офыклары

Аз хәрәкәтләнүче авыруларны карау буена чираттагы дәресләр узды

Зәй “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында республикада “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында “Өй шартларында аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау мәктәбе” дәресләре дәвам итә.

Реабилитация һәм карау мәктәбе - иң актив гамәлгә кертелә торган стационар-алыштыручы технологияләрнең берсе һәм ул өлкән яшьтәге гражданнарның туганнарын һәм инвалидларның өй шартларында авыруны карау күнекмәләренә һәм реабилитация алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән.
Чираттагы дәрестә Зәй үзәк дәваханәсенең   гомумпрактика табибы Рушания Гыйльмуллина социаль хезмәткәрләрне, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын геронтология нигезләре белән таныштырды, сәламәтлек һәм авыруларның төрле проблемалары турында сөйләде. Шулай ук Рушания Ибраһимовна шикәр чире белән авыручыларны  карау  буенча   киңәшләрен дә бирде.
Дәрес барышында “Демография” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге тарафыннан сатып алынган күргәзмә материаллар анда катнашучыларда  кызыксыну  уятты.
Любовь Плешкова,  үзәкнең өйдә социаль  хезмәт күрсәтү  бүлеге мөдире.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: