Зәй офыклары

“Азаль” кунак буларак чыгыш ясады

"Без бергә!" бәйгесенең финалында Зәйнең "Азаль" ансамбле кунак буларак чыгыш ясады.

 

Татарстан Республикасының хатын-кыз Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан оештырылган “Мәрхәмәт-Мелосердие” хәйрия проекты кысаларында физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүнең төрле формалары тормышка ашырыла.  “Без бергә!” дип исемләнгән иҗат бәйгесе дә нәкъ менә киң җәмәгатьчелек игътибарын инвалид балаларның сәләтен үстерүгә ярдәм итүне күздә тотып оештырылды.  Бу көннәрдә аның финалы Казанда үтте. Биредәге гала-концертта кунак буларак Зәйнең “Азаль” вокаль-хореография ансамбле дә чыгыш ясады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: