Зәй офыклары

Азат «Таян Аллага» әдәби конкурсында икенче урын алды

Яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырылган «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясалып, Казанда аны йомгаклау тантанасы үткәрелде. Әлеге чарага конкурста катнашучыларны мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм башкалар сәламләде. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия...

Яшь талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырылган «Таян Аллага» әдәби конкурсына йомгак ясалып, Казанда аны йомгаклау тантанасы үткәрелде. Әлеге чарага конкурста катнашучыларны мөфти урынбасарлары Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм башкалар сәламләде. Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Бөтендөнья татар конгрессы уздырган быелгы конкурс өч номинациядә үткәрелгән иде. Конкурс иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәүче яшьләр өчен үткәрелде. Бәйгедә Зәй политехник колледжының II курс студенты Азат Кашапов "Мин аңа атласам, ул миңа якыная " дип исемләнгән язмасы белән катнашып, «Публицистика» номинациясендә II урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: