Зәй офыклары

Аздан да күңел була

Сармашбашта Аналар көне уңаеннан социаль хезмәтләр алучы хатын-кызлар өчен күңел ачу чарасы оештыру матур гадәте яши. Агымдагы елда да авылның социаль хезмәткәре Гөлфия Кашапова мәдәният хезмәткәрләре Наилә Арсланова һәм Алсу Гыйниятуллина белән бергә әлеге традициягә тугры калды. Алар мәдәният йортында “Әниләрнең ак күңеле” дип исемләнгән очрашу-аралашу кичәсе уздырды. Аңа "Радость" социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре дә чакырылды.

Чара барышында белгечләр үзәк һәм  өйгә йөреп социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге эшчәнлеге турында сөйләделәр.  Кичәгә чакырылган ханымнар барысы да нинди дә булса осталыкларын күрсәтте. Якташ язучы, композитор Разим Вәлиуллинның сеңлесе Кадрия Гыйльманова аһәңле итеп әниләр турында шигырь сөйләп, җыр башкарды. Кыскасы, бу көнне чыгышларда аналарга мәдхия укыды. Аннан сүзне авыл мәдәният һәм социаль хезмәткәрләр алып,  кунакларга концерт номерлары күрсәтте. Чыгышлар залдагыларның көчле алкышларына күмелде. “Көйне таны” уены исә аналар күңеленә аеруча хуш килде. Мәкальләр һәм әйтемнәр әйтү буенча бәйгедән беркем дә читтә калмады. Шунысы игътибарга лаек, бәйгедә катнашкан һәркем бүләккә ия булды.   Алар очрашуда  фикер алышты, аралашты, кызыксындырган сорауларына җавап алды.   
-Мондый очрашу-аралашу кирәк һәм без аны ел да шулай көтеп алабыз. Белгечләрдән кызыксындырган сорауларга җаваплар алу мөмкинлеге дә була бу көнне. Рәхәтләнеп ял итеп, елга җитәрлек рухи азык алдык, - ди кичәгә чакырылган аналар.
Күңел күрмәк - бер калҗа, дип юкка әйтмиләр шул.
Очрашу  мул табын   артында  аралашу, фикерләшү,  күңел ачу  буларак, җылы һәм  җанлы узды.  Һәркемнең аш-суга оста булуы алып килгән ризыкларыннан күренде.  

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: