Зәй офыклары

Азык-төлеккә зыянлылыгына карап марка сугачаклар

Азык-төлеккә зыянлылыгына карап марка сугачаклар.

Бу җәйдә Россиядә шартлы рәвештә “светофор” дигән исем алган проект эшли башлый - азык-төлеккә марка куелачак. Ул агымдагы елның октябрендә гамәлгә керәчәк. Федераль туклану һәм биотехнология үзәге әзерләгән әлеге проект шуннан гыйбарәт: зыянлы әйберләр күп булган ризыкны - кызыл, ярымзыянлыларны - сары, ә файдалы азык-төлекне яшел төс белән билгеләячәкләр.  Теге яки бу ризыкның зыянлымы-юкмы икәнен ничек билгеләячәкләрме? Беренче чиратта андагы тоз, шикәр һәм май күләме исәпкә алыначак. Галимнәр конкрет азык-төлекнең составын гына түгел, ә аның ахыр чиктә организмга ничек тәэсир итәчәген дә бәяләгәннәр. Мәсәлән, колбасада, сосискада һәм кибет фаршында тоз бик күп. Әгәр иртән дә, төшке аш вакытында да, кичен дә шуларны ашасаң, организмда тоз күләме чамадан тыш күп булачак. Димәк, бу продуктка сары яки кызыл төстәге марка сугачаклар. Халык шушы ризыклар белән генә тукланырга ярамаганын аңлаячак.   Соңгы елларда россиялеләр ит ризыкларын бик күп ашый башлаганнар. Ә җитештерүчеләр аларны төрле тәмләткечләр белән шыплап тутыралар. Шуның аркасында организмга тәүлегенә 8-12 грамм чамасы тоз керә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы тоз 5 граммнан артмаска тиеш дип кисәтә. Арта икән - бу йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына китерә.
Эльвира Милочкина, ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: