Зәй офыклары

Багана башында ток суккан

18 июнь көнне Зәйнең Дмитрово авылы тирәсендәге электр үткәргече баганасына менеп, токка тотылып үлгән ир-егет турындагы шомлы хәбәр районда бик тиз таралды.

Ир-атның мәетен беренче булып янгын сүндерүчеләр күрә. Алар, әлеге багана тирәсендәге чирәмлек яну сәбәпле, ут сүндерергә килгән була. Өзелгән электр чыбыгыннан чирәм янып киткән дип багана өстенә карасалар, анда ток тотып янган кеше гәүдәсен күреп алалар. Тиз арада полиция бүлегенә шалтыраталар.
Эчке эшләр бүлегенең штаб башлыгы Ринат Кәбиров белдерүенчә, әлеге ир-егет Иске Зәй бистәсендә яшәүче, 1975 елгы элек хөкемгә тартылган  кеше булып чыга.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: