Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бакчачыга файдалы киңәшләр тәкъдим итәбез

Крыжовник, кара карлыганның уңышын җыеп алгач, куакларга күп итеп су сибәләр, соңыннан төпләрен йомшарталар.

Кура җиләгенең 5-6 яшь куакларын гына калдырып, җимеш биргәннәрен төптән үк кисеп, су сибәләр.
Коелган алма, груша, сливаларны җыеп эшкәртәләр яки җиргә күмәләр.
Кыш көне куллану өчен укроп, бөтнек киптерәләр.
Бакча җиләген (виктория) җыеп алуга, туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Август ахырында яңа утыртылган җиләкләргә иртән яки кичен көнаралаш су сибәләр.
Кыярның саргайган яфракларын җыялар.
Августта, октябрь ахырында - агачлар, сентябрь ахырында куаклар утырту өчен чокырлар казып калдыралар.

Фотода Зәйдән һәвәскәр бакчачы - Ләйсән Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев