Зәй офыклары

Зәйдә бакчачылык ширкәтендә бер кеше янып үлгән

Быел җәй кызу килде. Шунлыктан күпләр буш вакытын табигать кочагында, бакчачылык ширкәтләрендә үткәрә. Кайберәүләр бакча йортларында җәй көннәрендә хәтта кунып та калалар. Әмма бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерә. 26 августта бер бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр алынды. Бакча йорты бөтенләй янып бетә, янгын сүндерүчеләр әлеге...

Быел җәй кызу килде. Шунлыктан күпләр буш вакытын табигать кочагында, бакчачылык ширкәтләрендә үткәрә. Кайберәүләр бакча йортларында җәй көннәрендә хәтта кунып та калалар. Әмма бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү аяныч нәтиҗәләргә китерә.

26 августта бер бакчачылык ширкәтендә йорт януы турында хәбәр алынды. Бакча йорты бөтенләй янып бетә, янгын сүндерүчеләр әлеге урынны тикшергәндә йорт хуҗасының гәүдәсенә тап булалар. Ут тәмәке тартканда саксызлык күрсәтүдән чыккан дип фаразлана.

Статистика буенча, бакча йортларында янгын чыгуда ут белән саксыз эш итү, тәмәке татканда саксызлык күрсәтү, мичтән файдалану кагыйдәләрен бозу, чүп яндыру сәбәп булып тора.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтик! Үз иминлегебез үз кулбызда булуын онытмыйк! Фаҗига чыкканда 01, 7-40-1-01, кәрәзле телефоннан 101 номеры буенча шалтыратыгыз.

Айдар Хәбибуллин, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән сорау алучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: