Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Бакчада балаларга юл йөрү кагыйдәләрен уйный-уйный өйрәтәләр

Зәйнең “Уймак кыз” бакчасында ЮХИДИ хезмәткәрләре тематик әңгәмә үткәрде.

- Балага нәрсә дә булса өйрәтим дисәң, уйный-уйный өйрәтергә кирәк, нинди генә җитди әйбер булса да, - ди “Уймак кыз” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Ирина Дубинина.


Бала дөньяны уйный-уйный таный, белә, өйрәнә. Шул исәптән – юл йөрү кагыйдәләрен дә. Зәй ЮХИДИ бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы, полиция капитаны Федор Алексеев "Уймак кыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү өлешендә куркынычсызлык кагыйдәләре буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында җитди сөйләшү уеннар-ярышлар белән үрелеп барды. Балалар күңелле эстафетада катнаштылар һәм юл билгеләрен кабатладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев