Зәй офыклары

Бала белән күңел биреп эшләү кирәк

Бу үтә мәгънәле сүзләрне “Энҗе” балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Григорьева әйтә. Ул бүген - “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” сәхифәсе герое.

Тәрбияченең эше - күп мәхәббәт, сабырлык, көч һәм тулы фидакарьлек таләп итә торган җентекле һәм көндәлек хезмәт, чөнки тәрбияче ягымлы әни дә, мәрхәмәтле дус да, зирәк остаз да,  балалар бакчасына килгән һәр сабый өчен укытучы да булырга тиеш. Тәрбияче булып теләсә кем эшли алмый.

Светлана Ильинична – балалар мәхәббәтен һәм әти-әниләр ихтирамын яулаган педагог. һәр көнне күңел җылысының зур өлешен балаларга бүләк итә. Педагог балалар бакчасында  17 ел, шунын 11 елын - тәрбияче булып эшли. Бүгенге көндә ул зурлар һәм уртанчылар төркеме тәрбиячесе.
Светлана Ильинична һөнәри күнекмәләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүдә оста куллана. Бакча тормышында актив катнаша, һәрвакыт һөнәри үсешкә омтыла. Аның шөгыльләре кызыклы һәм файдалы үтә.

  • Минем шәкертләрем аеруча әвәләү, кисеп ябыштыруны ярата. Без бу шөгыльләрдә  төрле эшләнмәләр ясыйбыз. Кул бармаклары белән вак эш эшләп, бала төрле яклап үсеш ала", – ди тәҗрибәле педагог.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: