Зәй офыклары

Балачакның күзе бит син, сабыйлыкның үзе бит син, тәрбияче!

Бүген – мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне. “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” рубрикасында - хөрмәтле педагог, “Аленка” бакчасы тәрбиячесе Галина Конаева.

Балалар бакчасы – матур, серле һәм якты тәэсирләр белән тулы дөнья. Бакчаның һәр хезмәткәре - артист, рәссам, оста. Әмма бу һөнәр ияләренең төп таланты - балаларны ярату, хөрмәт итә белү. Биредә сабыйларны уңган пешекче апалар әзерләгән хус  исле тәмле ризыклар, һәрвакыт елмаеп торучы  тәрбиячеләр каршы ала. Нәкъ менә балага карата чиксез мәхәббәт һәм сабырлык - сабыйларны тәрбияләүдә төп ярдәмчеләр.

Тәрбияче һөнәре — иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Галина Петровна Конаева 33 ел гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Кешенең әхлакый сыйфатларын тиешле итеп тәрбияләү өчен анда Ватанга мәхәббәтне өстен итеп кую кирәк. Баланың беренче тойгылары туган табигатьнең, туган телнең матурлыгы белән бәйле булуы мөһим.

  • Без балаларны кечкенәдән  Ватанны яратырга, аның табигатен сакларга  өйрәтергә тиеш, - дип саный Галина Петровна.

Педагог даими рәвештә иҗади эзләнүдә. Шөгыльләрне генә түгел, балаларның һәр көнен кызыклы һәм гадәти булмаган итеп үткәрергә тырыша, рәсем ясау, өйрәнү, иҗат итү теләге уятырга омтыла... Балалар белән һәр очрашу, сәяхәт,  эзләнүләр – һәрберсе аерым үзенчәлекле уен. Галина Петровна һәр балага сәләтен  күрсәтергә мөмкинлек бирә, киләчәктә шәхес булырга, яхшы кеше булырга кирәклеген төшендерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: