Зәй офыклары

Балалар бакчаларында 8 Мартка багышланган чаралар оештырырга ярыймы?

Чара кунаклары битлекләрдән булырга, катнашучылар арасында 1,5 метр арадагы дистанция сакланырга тиеш.

Алда язның иң күңелле бәйрәмнәренең берсе – 8 Март. Әниләр бәйрәмен аеруча мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре көтеп ала. Чөнки балалар бакчаларында әниләр  катнашында күңелле бәйрәмнәр оештырыла.  Мондый чараларны оештыру тәртибе турында район мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Печина  аңлата.
- Коронавирус инфекциясе йоктыруга юл куймау максатында, Роспотребнадзор куйган таләпләр үтәлергә тиеш. Бәйрәм бер төркемдә генә үткәрелергә тиеш, төрле төркем балаларны берләштерергә ярамый. Һәр баланың  65 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер генә әти-әнисе килә ала. Чара кунаклары битлекләрдә булырга, катнашучылар арасында 1,5 метр арадагы дистанция сакланырга  тиеш. Термометрия үткәрү мәҗбүри. Бу кагыйдәләрнең барысын да  үтәлгән очракта гына, бакчаларда  әти-әниләр  катнашында чаралар үткәрү рөхсәт ителә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: