Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Балалар бакчасына чын янгын сүндерү машинасы килде

Балалар өчен «Тату гаилә» территориясенә кергән чын янгын сүндерү машинасы көтелмәгән сюрприз булды.

Балалар чын янгын сүндерүчеләр белән очраштылар. Тәҗрибә күрсәткәнчә, рәсемнәрдән күрсәтеп кенә өйрәтүгә караганда балалар белән турыдан-туры аралашу нәтиҗәлерәк, чөнки мәктәпкәчә яшьтәге балалар шәхси тәҗрибәгә нигезләнгән мәгълүматны яхшырак үзләштерә. Бу уңайдан “Тату гаилә” бакчасында педагоглар һәм коткаручылар тарафыннан янгын хезмәте, техникасы белән таныштуры буенча тематик чара үткәрелде.

- Безнең балалар өчен «Тату гаилә» территориясенә кергән чын янгын сүндерү машинасы көтелмәгән сюрприз булды, - дип сөйләде мөдир Мария Петрякова.

41нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары Ю.А. Глушков балалар өчен җентекле экскурсия үткәрде. Коткару машинасының барлык өлешләрен күрсәтте, аның өлешләре һәм җиһазлары ничек билгеләнүе турында сөйләде.  Балалар кызыксыну һәм соклану белән янгын сүндерү машинасын, авария-коткару җиһазларын карадылар.

Профилактика инспекторы О.В. Ларионова  балаларга уңайлы һәм мавыктыргыч формада урамда һәм өйдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге, янгынга юл куймаска кирәклеге һәм янгын килеп чыккан очракта нишләргә икәнлеге турында сөйләде.

Балалар янгын сүндерү махсус техникасы, янгын сүндерүчеләр турында бик күп белделәр. Бу очрашу балалар өчен кызыклы һәм истә калырлык булды, янгын сүндерүче һөнәренә карата кызыксыну һәм хөрмәт уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев