Зәй офыклары

Балалар белән актив эшлиләр

Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче мәктәпнең "Гагаринчы" лагерена йөрүче балалар белән "Серле сандык" дип аталган уен-викторина үткәрде. Укучылар әкият геройлары турында сорауларга, хайваннар һәм кошлар турында табышмакларга җавап бирделәр, «Ну, погоди!» мультфильмын карадылар. Чара ахырында укучылар чара буенча чәй өстәле артында фикерләштеләр. Парклар да тынып тормый. Мирный бистәсе паркында "Миләшкәй"...

Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре 4нче мәктәпнең "Гагаринчы" лагерена йөрүче балалар белән "Серле сандык" дип аталган уен-викторина үткәрде. Укучылар әкият геройлары турында сорауларга, хайваннар һәм кошлар турында табышмакларга җавап бирделәр, «Ну, погоди!» мультфильмын карадылар. Чара ахырында укучылар чара буенча чәй өстәле артында фикерләштеләр. Парклар да тынып тормый. Мирный бистәсе паркында "Миләшкәй" балалар бакчасында йөрүчеләр өчен "Сабын куыгы тамашасы" оештырылды. Тамашаны күрсәтүче сабын куыклары белән малай-кызлар игътибарын җәлеп итте. Балалар сабын куыгы артыннан чаптылар, рәхәтләнеп уйнап көлделәр, күңел ачтылар. Чарага өлкәннәр дә битараф калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: