Зәй офыклары

Балалар өчен резина итекләр алганда, нәрсәләрне белеп торырга?

Яңгырлы көндә баланың аякларын туңдырмау – әниләр өчен гади генә бурыч түгел. Тик ни генә булмасын, нәкъ менә резина итекләр сабыйларга күлләвекнең тирәнлеген чамалап караудан алган канәгатьлек хисен бозмау мөмкинлеге бирә һәм кайгыртучан ата-аналарга күңел тынычлыгы иңдерә. Иң мөһиме – йөрәк парәсенә югары дәрәҗәдә уңайлылык тудыру өчен итекләрне бик җаваплы төстә сайлап алу кирәк.

Хәзерге вакытта кибетләрдә резина итекләрнең ниндие генә юк! Төрле төстәге, төрле фасон буенча кырыкмаса-кырык төрле материалдан, рәсемле, рәсемсез итеп эшләнгәннәре – кыскасы, җаның ниндиен тели, барысы да бар.
Балалар өчен итекләрнең тышкы “кыяфәте” мөһим булса, ата-аналарга сыйфатлы һәм уңайлы булуы кыйммәт. Шушы ике әйберне истә тотып, нәниләргә резина итекләрне ничегрәк сайлап алырга?
Үлчәме. Сабыйга итек сайлап алганда иң төп кагыйдә: аяк киеме тап-таман түгел, бәлки берәр үлчәмгә зуррак булырга тиеш. Аякка җылы булсын өчен һәм итекнең бармакларны кысмавы, кан әйләнешен бозмавы өчен кирәк бу. Шул ук вакытта итекләрнең балтырга сыланып торуы шарт. Итек эчендә баланың аягы шапырдамаска да, резина аяк киеме кысмаска да тиеш. Гомумән, итекне киеп карап алу фарыз. Бала аны киеп, йөгереп, сикереп карарга, ягъни аяк киеменең ни дәрәҗәдә уңайлы булуын тоярга тиеш.
Формасы. Бала өчен аяк киеменең уңайлык мәсьәләсе матурлыгыннан өстенрәк куелырга тиеш. Молния, эләктергеч-каптырма кебек элементларының сабыйга ярдәм итү генә түгел, бәлки әле зыян да китерүе бар. Ник дигәндә, итекләрнең молниясен тартып кую, эләктергечләрен каптыру аның хәленнән килмәскә дә мөмкин бит. Балага мөстәкыйль кию мөмкинлеге биргән махсус манжетлы яки тоткычлы итекләр иң уңайлысы булып санала.
Материалы. Резина итекләрне сайлауда тагын бер мөһим фактор – ул да булса, итекнең материалы, шулай ук табаны һәм эчлегенең материалы. Балалар итекләре өчен иң яхшы табан – ПФХ материалыннан сырлап эшләнгәне.
Сыйфаты. Балага резина итекләрне ничек сайларга, дигән сорауга җавап табу максатыннан югарыда бәян ителгәннәрдән тыш, итекнең сыйфатын, табанын ябыштыруның һәм эчлеген урнаштыруның да сыйфатын бик җентекләп тикшерү-барлау кирәк. Табаны кою-ябыштыру ысулы белән беркетелгән, шулай ук су үткәрми торган waterproofтехнологиясен куллану нигезендә эшләнгән итекләр иң ышанычлы, иң чыдам итекләр булып санала.
Нәниләргә резина итекләр сатып алуның серләре әнә шундый. Әмма иң сыйфатлысын, иң чыдамлысын сатып алган очракта да “бутый”ларның яңгырлы көндә генә киелә торган аяк киеме булып торуын истән чыгармаска кирәк. Резина аякны су үтүдән сакласа да, җылытмый, җитмәсә әле һава да үткәрми. Нәкъ менә шуңа күрә резина итекләрне көненә 3 сәгатьтән артыграк вакыт дәвамында киеп йөрергә ярамый. Әмма алардан бөтенләй үк баш тарту да дөрес түгел, чөнки кайвакыт “бутый” кимичә генә урамдагы күлләвекләр аша үтеп булмый.
Моннан тыш, теләсә кайсы башка аяк киеме кебек үк, резина итекләрнең дә дөрес итеп карап-тәрбияләп тотуны таләп итүен истән чыгармагыз. Урамда йөреп кайтканнан соң итекләрне юып куярга онытмагыз. Беркайчан да аларны җылыткыч өстенә яки янына куеп киптермәгез.
Әлбәттә инде, теге яки бу җирендә кимчелек күренгән очракта сыйфатсыз товарны кире тапшырумөмкинлеген истә тотып, кибеттә итекне сатып алгач ук чек һәм гарантия талонын бирүләрен таләп итегез.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: